«Кэеф ничек?» хәбәрчеләре Биектау районы Ямаширмә авылында, Котдусовларныи страус фермасында булып кайтты
Биек таулары булмаса да, Биектау районында… страуслар яши! Кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә, дигәндәй, жирафныкыдай озын муенлы бу кошлар гади татар авылында яши дигәнгә кем аптырамас? Гөмеребездә бер мәртәбә булса да тере страус күрик, дип, юлга чыктык.
Дуңгыз кебек гырылдый
Страуслар хуҗасы — фермер Әхмәт абый Котдусовның Ford машинасында җилдереп барганда бер нәрсәгә игътибар иттек — Биектау районы Ямаширмә авылының исеме җисеменә бик тә туры килә. Авыл бормалы-сырмалы тирән «яма» — чокырлар эчендә утыра. Ямаширмәдә 445 хуҗалык исәпләнә, 1000нән артык кеше яши. Биш гаилә фермерлык белән шөгыльләнә. Әхмәт абый фермерлык эшенең зур тырышлык һәм сабырлык таләп итүенә басым ясады:
«Хәзер бит күпләр шәһәргә китү ягып карый. Безнең кебек җирдә казынып ятмый», — ди ул.
Әхмәт абый күп итеп страуслар асрый. Эму токымлылары (туган яклары — Австралия) — 19, Африка токымлылары — 3 баш. Фермер страусларының санын 200гә кадәр җиткерергә уйлый икән! «Страуслар аңгыра кошлар… Тимер-томыр чукыйлар. Эму дигәне дуңгыз кебек гырылдаган авазлар чыгара. Тавышлары буенча атамы-анамы икәнен аерып була. Сузыбрак гырылдый торганнары — ана. Бу ике токым бер-берсеннән бик аерыла. Кайтып җиткәч, үзегез дә күрерсез…», — дип сөйләп кайтты страуслар хуҗасы.
Кошларны тизрәк күрәсе килеп, эчтә ут уйнады. Ә Әхмәт абый сәзгә саран кеше түгел икән — киләчәккә планнары белән уртаклашты. Баксаң, ул, барлык фермерларны берләштереп, авылдан туристик үзәк оештырырга уйлый!
Менә минем экзотик кошларым бар. Аларны карарга килгән кешеләр өчен кафе ачарга җыенам. Камыр ризыклары пешерү белән шөгыльләнүче авылдашым пирогларын алып килсә, чигелгән түбәтәй ясаучысы түбәтәйләрен сата алачак. 2013нче елгы Универсиадага чит илдән менләгән турист агылыр. Аларны Ямаширмәгә җәлеп итү кыенлык тудырмас дип уйлыйм. Чөнки без Казанга якын. Чын татар авылы бит бу! Үзем өчен эшләмим бу эшне, авыл өчен тырышам, — ди Әхмәт Котдусов.
«Кәкрәйгән кадак та минеке!»
Сүзгә бирелеп, килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Зур агач капка янәшәсендәге ачыклыктан Әхмәт Котдусов биләмәсенә узабыз. Төп керү капкасы эшләнеп бетмәгән әле, анысын авылга туристлар килә башлаганчы өлгертергә исәплиләр. Бер гектар җир койма белән әйләндереп алынган. «Монда кадакның кәкрәйгәне дә, турысы да минеке булыр. Барысы да үземнеке!» -ди хуҗа.
Әхмәт абый Котдусов фермерлык эшен 1992нче елда башлап җибәрә. Башта әлеге урын, үзе әйтмешли, шәп-шәрә була. Ел саен аз-азлап эшли, машина белән балчыгын да үзе ташый, чистарта да хуҗа кеше.
Беренче эш итеп, фермер очлау остаханәсе төзи. — Биектау районында «частниклар» арасында миндә генә бөтен шарты килгән шундый остаханә бар. Монда колхоздан калган бер генә әйбер дә юк. Барысын да үзем таптым, үзем булдырдым, һәрберсенең тарихын беләм», — дип горурлана хуҗа. Биредә авыл хуҗалыгы буенча семинарлар да уздырылган икән, министр Марат Әхмәтов та килгән. Остаханәдә мунча, бәдрәф, чишенә һәм ял итү бүлмәләре бар. Дөрес, бәдрәфне кыш көне генә ялгыйлар. Аның каравы, эшчеләр 1 көн саен мунча кереп кинәнә икән. «Җитәкчеләр киләсе булганда тырышыбрак әзерләнәбез инде, буйыйбыз, матурлыйбыз. Хәзер эш вакыты бит — бернәрсәгә дә кул җитми», — дип акланып алырга да өлгерде Әхмәт абый. Янәшәдә генә — агач яру цехы. Авыл халкы аннан да файдалана. Әхмәт абый Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп бер-ике ел яшь фермерлар мәктәбе оештырган. Тик ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылгач, укыту туктатылган. «Югыйсә, бик кирәк иде әлеге мәктәп. Балалар бутый киеп эшкә йөргән сыер савучы әниләрен күрәләр дә, ферма ул — колхоз, дип уйлыйлар. Ә монда килгәч, аларда фермерлык турында бөтенләй икенче күзаллау туа. Укыганда күп булсалар да, икесе генә фермер булып китте. Берсе -үземнең улым. Авыл хуҗалыгы хезмәте бик авыр, пычрак бит, ә яшьләр җиңелрәкне эзли», — ди Әхмәт абый. Сүз уңаеннан, Котдусовлар гаиләсендә эш кушканны көтеп утырмыйлар. 26 яшьлек уллары — фермер, хатыны Рузимә апа белән 23 яшьлек кызлары шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр икән.
Эшләнә башлаган капка янына килгәч, Әхмәт абыйның хыял «буа»сы чишелде: «менә монда туристлар төягән автобуслар кереп туктаячак», «моннан шарлавык агып төшәчәк», «аяк астына таш җәеләчәк». Казыла башлаган җиргә тиздән виноград үсентеләре күчереп утыртырга җыеналар икән. Булачак кафеның тышкы «калыбы» да ззер инде. Әхмәт абый туристик оешмалар белән сөйләшүләр дә алып бара башлаган. 2013нче елга «җәннәт»тә кунакларны кабул итә башларга исәбе.
Аккошларны ашыйсызмы?
Әхмәт абый бөртекле культуралар үстерми, печәнчелек белән шөгыльләнә, һәм күп итеп кошлар асрый. Гап-гади каз, үрдәк, күркә белән бергә феникс, тәва кошы, күгәрчен, аккош, страуслар (озын муенлы кошларга аерым тукталып китәрбез әле) да бар монда. Кайсыберләрен матурлык өчен, икенчеләрен ит өчен тота Котдусовлар. Алар янына куяннар да сыйган. Әхмәт абый аккошларны беренче тапкыр Казан зоопаркына барып караган. Кыш көне булганга, кошларны бина эченә керткәннәр. Көч хәлгә зоопарк хезмәткәрләре белән килешеп, тездән сазга батып, тәки теләгенә ирешкән фермер. Бөген күлендә ап-ак биш кошы тирбәлә. Беренче аккошны каян алганын да исенә төшерде хуҗа. Бервакыт ТНВ каналында яралы аккош турында сюжет күрә ул. Тапшыру тәмамлануга, телефоннан шалтыратып, бөтен телевидениене аякка бастыра. Яралы аккош хуҗасының адресын табып, мин моны терелтәм, дип, 500 сумга сатып ала. Терелтә дә! Беренче аккош бүген дә су өстендә тирбәлә.
Бер аккош кына нәрсә инде ул! Әхмәт абый Интернеттан эзләп табып, Брянскидан тагын бишне алып кайта. Кызганыч, быел кошларның берсе үлгән икән.
Күлдәге аккошларны күзәткәннән соң, Әхмәт абыйга сораулы карашыбызны юнәлтәбез:
— Аккошларны да ашыйсызмы?
— Ничек аларны ашап булсын инде? Алар «Кызыл китап»ка кертелгән бит! Шундый акыллы, матур кошларга кулы барган кеше, белмим, кем буладыр. Аккошларның бер кызык гадәте бар: балалары тугач, алар бер кызга бер малай калдыралар да, парсызларын юк итәләр икән. Юкка гына аккошларны парлы тормыш символы дип әйтмиләрдер шул. Күл эченә кертеп эшләнгән беседкада без дә аккошларга икмәк ашаттык. Ялындырып тормадылар тагын — нәфис муеннары белән иелә-бөгелә судан ипи чүпләделәр. Авыл халкы, бигрәк тә яшь аналар бирегә килеп, су өстенә, мәһабәт кошларга карап ял итәргә ярата икән. Әхмәт абый үзе дә шулай тынычланам, ди.
Страусның каны күп ага
Иллә дә матур кош икән бу страус дигәннәре! Африка токымлыларының озын аяклары белән тек-тек атлап барулары подиумнан йөрүче модельләрне хәтерләтә. — Моның исеме — Лариса Долина, — дип, хуҗа бер кошы белән таныштырды.
— Керфекләре озын булганга, шулай дип атадым. Бүтән страусларымның исемнәре юк. Африка страуслары 13 иде, Зсен генә калдырдык. Алып кайтканда, аталарын гына алып кайтканбыз, кечкенә чагында атамы, анамы икәнен белеп булмый. Экзотик иттән ясаган шашлыкны Казан түрәләре дә авыз итеп караган. Ике яшькә кадәр яхшы итеп ашатып үстерсәң, бер страустан 40 кг ит чыга икән. — 40 кг ит — ике сарык дигән сүз. Тик страус сарыкка караганда күпкә азрак ашый. Кошларны үзем суям, белемем буенча ветеринар бит мин. Аны бер генә кеше тота алмый, ике кеше аягын бәйләп, кыйблага каратып, каз суйган шикелле суясың. Каны күп ага. «Бисмилла» әйтәсең дә, суясың инде, — дип, страус сую серләре белән дә уртаклашты Әхмәт абый. Курыкканда страус башын комга тыга, дигән сүзләр ялган икән. Ә менә тибә торган кош булуы хак! Хуҗаның үзенә дә страус тәпиләренең «тәмен» татырга туры килгән. Ашатырга алып кергәч, ризык тулы табакка аяк сузган оятсыз кош. Хуҗаның ботына да өлеш чыккан. Бу кошлар, гадәттә курыкканда гына тибешә икән. Үз-үзләрен яклау инстинкты яхшы эшли, димәк. Ә куркаклыкка килгәндә, хуҗалары страусларны бик «истеричный» дип атады. Яңа урынга да озак ияләшәләр икән. Әхмәт Котдусовның страуслар асрый башлавының үз тарихы бар. Районга яңа башлык булып Рөстәм Кәлимуллин килгәч, эшмәкәрләрне җыеп җыелыш уздыра. «Эшләмисез! Ни сыер фермаларыгыз юк, ни страуслар асрамыйсыз!» — дип әйтеп ташлый. «Булыр сезгә страус, дип уйладым да, җыелыштан соң бер ай узгач, Әстерханнан страуслар алып кайттым», — ди Әхмәт абый. Бер-ике айлык кечкенә страусларның бәясе 11 мең сум икән. Ике еллык зур страуслар 50 мең йөри.
— Страус йомырканы ничек сала? -дип сорыйбыз хуҗадан.
— Ике көн ял итә дә, өченче көнне бер йомырка сала. Африка токымлысының бер йомыркасы 33 тавык йомыркасын алыштыра! Авырлыгы 1,5 кг. ә эмуныкы 650 грамм. Йомыркасы яшел төстә. Ә Африка кошыныкы ком төсендә. Страус йомыркалары тавыкныкына караганда күпкә тәмлерәк, — ди Әхмәт абый. Кошлар арасындагы аерма йомырка төсендә генә түгел. Эмулар суны яратса, Африканыкылары аңа якын да килми икән. Берсенеә бармаклары икәү, икенчесенеке — өчәү. Һәм шунысы да бар: эмуларның күз карашы бик кырыс һәм мәкерле. Гөбедән чыккан кебек сәер тавышлар чыгаралар. Җылы як кошлары булып саналса да, страуслар кыштан курыкмый, хәтта кар өстендә дә чабышып йөриләр икән. «Иң мөһиме — үтәли җил булмасын. Җил тисә, чирлиләр», — ди Әхмәт Котдусов. Хуҗалыгын карарга киләчәк туристлар өчен Әхмәт абыйның сюрпризы да бар. Тиздән ачылачак кафесында ул страус итеннән шашлык, йомыркасыннан тәбә һәм күз күрмәгән башка төрле ризыклар пешерергә уйлый. Ит дигәннән. Страус итенең бер килограммы Казанда -500, Мәскәүдә — 800 сум!
«Балык кап, яр башында ялтырап ят!»
Әхмәт Котдусовның хуҗалыгында ике ясалма күл дә бар. Элек аның урыннарында колхоз чүплеге булган. Берсенә 10 ел, берсенә 4 елдан артык икән. Күлдә авыл халкы су да коена, балык та тота. Берсенең тирәнлеге 1,5 метр булса, икенчесенеке 2 метрдан артып китә. Бер күлнең уртасында фонтан да бар. Әхмәт абый аны да эшләтеп күрсәтте. — Инде икенче ел июль аенда балыкчылар Сабан туен оештырабыз. Кеше бик күп җыела, хәтта Казаннан да киләләр. Сабан туе иртәнге 8дә үк башлана. Сәхнәдә авыл үзешчәннәре концерт куя. Бөтен килгән кунакларга бушка чәй белән коймак пешереп ашатабыз. 10нан 12гә кадәр тынлык игълан ителә — балык тоталар. Аннан соң балыкларны үлчибез. Иң зур балык, иң күп балык, иң кечкенү балык, иң карт һәм иң яшь балыкчы кебек номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыклыйбыз. Аларга куяннар бүләк итеп бирәбез, — дип сөйли Әхмәт абый. Казаннан зур кармаклар тотып киләчеләр балык тота алмаган. Ә менә авыл кешеләренә яхшы капкан. Күлдә карп һәм кәрәкә (карась) балыклары яши икән. Әхмәт абый безгә дә балык тотып карарга тәкъдим итте. Кармакларга суалчан саплагач, күл читенә килеп бастык. Тик «Балык кап, яр башында ялтырап ят!» дигән әфсеннәр әйтсәк тә, белгән догаларны укысак та, калкавыч кыймылдарга да уйламады. Тәмам өмет өзелгәч кенә, берничә тапкыр селкенеп алды алуын. Ләкин балыклар бездән хәйләкәррәк булып чыкты — җимне өзеп киттеләр. Әхмәт абый кармакны үз кулына алып, бераз вакыт кына торган иде — менә сиңа әкәмәт — бер кәрәкәне тартып та чыгарды! Фермерның балыклары бик тыңлаучан һәм тугры икән. Безне санламыйча, хуҗаларына гына буйсыналар. Яныбызда күзләрен мөлдерәтеп торган җирән песине нәүмизләндереп калдырсак та, балыкны кире суга җибәрдек. Страус карарга дип килгән җирдән, чып-чын зоопаркка эләктек без, җәмәгать. Кызганыч, ашыгычлык белән Әхмәт абый бирергә вәгъдә иткән страус йомыркасы гына истән чыккан. Хәер, зыянлы түгел. Хуҗа, виноград өлгергәч, төзекләндерү эшләре тәмамлангач, кафены ачкач, тагын бер килерсез, дип чакырып калды. Аллаһ бирсә, анысында бүлзгебезне алырга онытмабыз инде, шзт.
«Кәеф ничек» газетасы
Айгөл ЗАКИРОВА, Фөнзилә МОСТАФИНА.