Дөньяда әллә нинди хыялый кешеләр бар инде. Әхмәт белән күптән таныш булсам да, әле аны алай ук хыялыйдыр дип белми идем. Чит илләргә чыгып китеп, андагы фермерларның эш алымнарын өйрәнеп, үзе белгәнен өйрәтеп, кыскасы, тәҗрибә уртаклашып йөргән дә, бүген Ямаширмәдә (Биектау районы) тәвә кошлары асрап, ясалма буасында балыклар үрчетеп ята. Хыялый булмаса, шулкадәр эшкә алыныр идеме инде ул! Авылның бер ташландык җирендә үзенең фермер хуңалыгын төзеп куйган. Әхмәтнең үзе тудырган хикмәтле дөньясына аяк баскач, шаккатып тордым. Пар аккошлар йөзгән, балыклары су өстендә уйнаган атаклы буасы, тәвәләрдән башка тагын әллә нинди асыл кошлары, куяннары, кәҗәләре белән танышып йөргәндә, үземне чит илдә сәяхәттә кебек хис иттем.
– Элек бу – авыл халкыны? законсыз чүп түгү урыны иде. Бервакыт «Татарстан» каналыннан аны бөтен республикага күрсәтеп, авылны фаш иттеләр. Шул чакта монда оҗмах бакчасы ясарга дип үз-үземә сүз бирдем. Шуннан башланып китте инде, – ди фермер Әхмәт Котдусов.
Әле шулар өстенә йөз гектардан артык чәчүлек җирләре дә бар аны?. Дөрес, кырлар белән улы Рөстәм шөгыльләнә икән. Әхмәтнең тормыш иптәше Роза – үзләренең сәүдә ноктасында, кызлары Рузилә район сырхауханәсендә эшли. Шулай булгач, бу оҗмах бакчасын тоту Әхмәтнең берүзенә генә кала. Аның үз кыйбласы, матур хыяллары бар. Иң мөһиме – үз-үзенә ышана ул. Иң зур хыялы – авыл туризмын үстерү. Бу өлкә безнең өчен әлегә ят нәрсә. Авыл туризмын башлап җибәрергә атлыгып торучылар Татарстанда бармак белән генә санарлык. Әхмәтнең Ямаширмәдә әллә нәрсәләр майтарганын читтә дә белүчеләр бар. Шуңа монда кунаклар еш була икән. Германиядән һәм Америкадан бер төркем делегация килеп киткән. Тәвә кошлары, ап-ак кар өстендә татар көенә биеп, чит илдән килүчеләрне шаккатырган. Озын аяклы бу кошлар музыка ритмына бик сизгер икән. Биергә ничек өйрәнүләре миңа сер булып калды. Иллә дә мәгәр Әхмәтне яраталар инде! Безне яннарына якын да җибәрмиләр. Бик мөлаем күренсәләр дә, үзләре усал. Чит кешеләрне чукып алырга гына торалар. Ә хуҗалары белән куышлы уйнарга яраталар. Егермегә якын алар монда. Әле бер пары кеше күзеннән читтә. Беренче тапкыр бәби чыгарырга җыеналар. Шунысы кызык тоелды: тәвәнең атасы чебиләре чыкканчы йомыркалар өстендә үзе утыра икән. Анасы аның янында сакта гына тора. Парлы тормышның кадерен белеп яшиләр, димәк. Дөрес булса, тәвәнең бер йомыркасы безнең тавыкларның егерме йомыркасына тора икән. Ите дә деликатес. Бу ат чаклы кошларны күбрәк үрчетеп, Әхмәт үз ресторанында (янәшә генә төзелеп килә) килгән туристларны шуларның ите белән сыйламакчы.
Кунак дигәннән, мин барганда Италиядән делегация килеп төште. Авыл туризмы белән кызыксынып йөрүләре икән. Татарстанда тәвә кошлары яшәгәнен күреп шаккаттылар. Алтын фазанның матурлыгына, пар ак күгәрченнәрнең гөрләвенә сокландылар. Кәҗә бәтиләренә шешәдән сөт имезеп карадылар. Лапас түбәсендәге печәнлектә ял итү өчен махсус җәелгән ятакта туйганчы аунадылар. Аннан салкын авыл катыгыннан авыз иттеләр. Алар өчен төшке аш күл янындагы беседкага әзерләнгән иде. Аңа кадәр Ямаширмәнең атаклы пешекчесе Хатирә апа италиялеләргә коймак пешерү серләрен ачты. Кызган табадан төшә барганын тиз арада «сыпырта» тордылар. Зәвык белән әзерләнгән өстәл янында авыл ризыкларыннан авыз иттеләр. Эремчекне беренче тапкыр ашаулары икән. Сөйләшә торгач, серләрен дә ачтылар. “Татар халкының үтә дә кунакчыл, ачык йөзле булуын ишетеп белә идек инде. Моңа биредә тагы бер кат инандык. Шуның өстенә сабыр, тыйнак, эшчән халык та икәнсез”, – дип Әхмәтне дә мактадылар. Серләре шул: улларына киленлеккә татар кызларын яучылап йөриләр икән. Үзләренекенә караганда безнең чибәркәйләр аларга арзангарак төшә ди.
Безнең беркатлы халык икәнне белгәннәрдер инде. Көне буе Әхмәтнең биләмәсендә күңел ачып, кош-корт, җәнлекләр арасында хозурланып, милли ризыклардан авыз итеп йөрделәр дә кайтып киттеләр. Рәхмәт йөзеннән хуҗага бераз акча калдырсалар да артык булмас иде. Мондагы күпме җан иясен асрарга да кирәк бит. Әле шуны уйлап куйдым: чит илдә бернәрсә дә бушлай түгел. Үзебезне алар урынына куйдым. Безне үз илләрендә атлаган саен “сыгу” җаен гына карыйлар ә үзләре. Әхмәткә шул хакта әйткән идем, әле күптән түгел генә монда килгән берәүләрне сөйләп алды. Биләмәдәге затлы кошларны, буада уйнаган сазаннарны күреп хәйран калып йөргәннәр дә: «Без балык тотар өчен махсус Голландиягә кадәр барабыз. Үзебезнең туган якта да рәхәтләнеп ял итәргә, балыкка йөрергә була икән”, – дип, Әхмәткә мең сум акча калдырып киткәннәр.
Чыннан да, безнең табигатебез искиткеч. Ни кызганыч, аның кадерен, бәясен генә белеп бетермибез. Ял итәр өчен чит илләргә барып та йөрмәс идек әгәр шартлары тудырылган урыннар, якты йөзе белән бер алдыда, биш артыда төшеп торырлык хуҗалары булса. Әхмәт әнә шундый хыяллар белән янып йөри дә инде. Үзе әйтмешли, килер бер көн – Ямаширмәдәге бу оҗмах бакчасын күрергә дип, читтән дә, үзебездән дә халык агылыр.
Дания ШӘРИПОВА.
Рәсемнәрдә: Әхмәтнең фермер хуҗалыгы «хуҗалары».