Внимание!
Теперь в магазине, расположенном на территории страусиной фермы можно приобрети угощение для наших питомцев.

Наш instagram
Мы в tiktok

Как проехать?
Посмотреть схему проезда
Внимание
У нас заработала услуга трансфера до фермы и обратно. Стоимость обговоривается индивидуально по телефону +79172632639 Наиль

Нәрсәләр генә уйлап чыгармый бу Ямаширмә фермеры! Бер ниятен тормышка ашырып кына өлгерә, башында инде икенче идея туа.

Габделәхмәт Котдүсов балык тотарга яратучыларга бәйрәм оештырды. Башта теләге булучыларны 10 нчы июль — якшәмбе көнне буа янына ярышка чакырып хәбәр бирде. Бу турыда малайлар аннан күптән сорап йөргәннәр икән инде, ә монда исә сәбәбе дә килеп чыгып тора — календарьда Балыкчы көне бит. Оештыру-уздыруга кагылышлы бөтен нечкәлекләрне алдан уйлый, авыл җирлеге, республика фермерлары ассоциациясе белән киңәшлңшә. Якшәмбе көнне иртәдән күмәк фермер хуҗалыгының җитештерү базасына кулларына кармак тоткан балыкчылар җыела башлый. Тамаша кылырга яратучылар да шушы якка юл тота. Территориядә фермер элеккеге авыл чүплеге урынына ясап куйган әллә ни зур булмаган ике буа бар. Ул башта моннан дистәләгән машина чүп чыгара, төбен тирәнәйтә, дамба төзетә, әйләнә-тирәсенә агачлар утырта. Г.Котдүсов ярышка бик җентекләп әзерләнгән. Балыкчыларга номерлар куелган элмә такталар белән алдан ук урыннар хәстәрләп куелган. Судьялар теркәү эшләрен башкаралар. Ярыш башланыр алдыннан катнашучылар һәм җанатарларга Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров һәм бәйрәмне оештыручы фермер Габделәхмәт Котдүсов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Жюрины авылның мөхтәрәм кешесе Рәшит Ногъманов җитәкләде. Ул балык тоту барышын бик җентекләп күзәтте, вакытны билгеләп, һәр үзгәрешне журналга теркәп барды. Ике буаны да эшкә җигәргә туры килде, чөнки төрле яшьтәге 40 балыкчы килгән иде. Араларында мәктәп балалары да, башка урыннардан килгән ир-атлар да, зур тормыш тәҗрибәсенә ия чын балыкчылар да бар иде. Төшкә кадәр һава торышы балык чиртү өчен әйбәт торды. Башта балык тотуга ярты сәгать вакыт билгеләгәннәр иде.Соңыннан вакытны беразга озынайттылар. Вак-төяк әйбәт эләкте эләгүен, ә менә зуррак балыклар һәркемгә дә тәтемәде. Ямаширмәлеләр белән бергә аларның дүрт аяклы дуслары да килде, җирән мәченең яшь балыкчы янында табышын сагалавы һәм беренче балыкка шундый җитезлек белән ташлануын күзәтү күңелле иде. Балыкны малай аннан тартып ала алмады. Кемгәдер гамьсез генә калкавычлар янына йөзеп килүче аккошлар һәм үрдәкләр комачаулады. Балык тотуны көткән арада тамаша кылучылар страусларга карап хозурлана алдылар, чөнки буалардан өстәрәк Котдүсов ферма төзегән һәм аның хәзер озын аяклы, зур күзле чибәрләре бар. Ләкин монысы аерым тарих. Габделәхмәт Котдүсовның планнары бик зурдан: агротуризмны үстерергә һәм страусларның баш санын арттырырга нияте бар. Тоткан балыкны электрон үлчәүләр ярдәмендә мөмкин кадәр төгәлрәк үлчәргә тырыштылар. Нәтиҗәләрне бөтен кеше алдында игълан иттеләр һәм җиңүчеләргә призлар өләштеләр. Беренче урын Бөреледә яшәүче ВНИВИның фәнни хезмәткәре Нияз Мифтаховка бирелде. Ул килограммнан артык тотарга өлгергән, аңа балык тоту кирәк-яраклары һәм мең ярым сум премия бирделәр. Икенче урынны алтынчы сыйныф укучысы Илназ Гыймадиев яулады, аңа кармак бүләк иттеләр. Башка балаларга балык тоту әйберләре тапшырдылар. Иң өлкән һәвәскә?р балыкчы — 72 яшьлек Рөстәм Сәгъдиевка зур ак куян бүләк иттеләр. 2001 нче елгы нәни балыкчы Адель Әхмәтовка юаткыч приз — «колаклы бүләк»нең кечерәген тоттырдылар. Катнашучылар арасында иң яшь булган Инсаф Хановка, шулай ук Радик Фазыловка да куян эләкте. Бүләкләү ярышта катнашучы барлык малайларга тәм-том тарату белән тәмамланды. Ямаширмәдә күңелләрне сөендерә һәм ял иттерә торган матур бәйрәм булды. Фермер гаиләсе килүчеләрнең барысын да коймак белән сыйлады. Авыл артистлары җырлары, моңнары белән дәртләндереп тордылар. «Котдүсов» күмәк фермер хуҗалыгындагы буалар эш көннәрендә дә, ял вакытларында да халык өчен һәрвакыт ачык. Монда бала-чага вакытын бушка гына уздырмый, ә тормышта хезмәт куймыйча балык тотып булмауны да аңларга өйрәнә.

М.ТИМОНИНА. 

«Биектау хәбәрләре»

Оставить комментарий

Яндекс.Метрика
...