Внимание!
Теперь в магазине, расположенном на территории страусиной фермы можно приобрети угощение для наших питомцев.

Наш instagram
Мы в tiktok

Как проехать?
Посмотреть схему проезда
Внимание
У нас заработала услуга трансфера до фермы и обратно. Стоимость обговоривается индивидуально по телефону +79172632639 Наиль

Ямаширмә авылы тарихында икенче тапкыр Балыкчы көне үткәрелде. Аның инициаторы һәм оештыручысы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхмәт Котдүсов.

Бәйрәм җырсыз-моңсыз булмый инде ул. Әлеге бәйрәмне авылыбызның мәдәният йорты халык театрының режиссеры Филсинә Сәгъдиева ачып җибәрде. Бар бездә талантлы яшьләр. Җырчысы да, шигырь сөйләүчесе дә, биючеләре дә җитәрлек. Нәргизә Гыймадиева беренче номер итеп Балыкчы көне хөрмәтенә җыелган халыкны үзенең биюе белән сокландырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр умарта кортлары биюен башкардылар. Аларның җитәкчеләре — музыка укытучысы Лилия Сафиуллина балалар белән үзе дә ана корт булып биеде. Нәниләр өстендәге күлмәкләрне күрсәң, исең китәрлек! Хәтта канатлар да ясап куйганнар. Нәкъ сары умарта кортлары инде! Кечкенәләрдән Зәринә Әхмәтова белән Әдилә Галиеваның парлап җырлаулары да халыкны сокландырды. Үзебезнең авыл һәвәскәрләре сыната торганнардан түгел безнең. Мондый бәйрәмнәрдә бик актив катнашучылардан Айрат Гыймадиев, Гөлназ Әкбәрова, Фәнил Зарипов, Раилә Һадиева, Эльвина Хөсәнова, Салават Гәрәев, Әмир Нәҗмиев, күрше Урмат авылы егете Радик Гыйльманов бәйрәмгә ямь өстәделәр, яңа матур җырлар җырладылар. Авылыбыз һәвәскәрләре Салават белән Әмир «Балыкчы» дигән скетч күрсәттеләр. Инде менә шулай әкренләп, сүзне балык тотучыларга борыйк. Бер шагыйрь алар турында болай дип язган:
«Уф, көне буе эш тә эш, Ял итеп алыйк әле. Эшне бераз куеп торыйк, Балыкка барыйк әле. Барыйк тизрәк су буена, Атла, дускай, кызуырак. Без бүген тотасы балык Булса иде бар балыктан зурырак». Балыкчылар турында нинди генә кызыклы язмалар, нинди генә мәзәкләр чыгармыйлар, һәммәсе кызык, көлдерә торган була. Инде менә Ямаширмә авылында Балыкчы көне уздыручы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхмәт Котдүсов турында берничә сүз. Әхмәтнең тырышлыгы (авылда без аның исемен кыскартып Әхмәт дип кенә йөртәбез) әйтеп-сөйләп бетергесез. Аның территориясенә килеп керсәң, әйләнеп чыккысыз. Нинди генә терлек, кош-корт асрамый ул анда! 15 баш тәвә кошлары горур атлап йөри, үзенең ясалма 2 күлендә 6 аккош йөзеп йөри. Куяннарның санына чыгып була торган түгел. Ул ят кошлар дисеңме, турысын гына әйткәндә, анда асрала торган җан ияләрен санап кына бетерерлек түгел, аларны үзең килеп күрергә кирәк. Ә Әхмәт аларны күрсәтү өчен үзенчәлекле экскурсияләр дә үткәргәли. 8 нче июль көнне авылның олысы-кечесе — барлыгы 43 кеше, үз кармакларын алып, Әхмәтнең шушы ясалма күле янына җыйналдылар. Ярышка йомгак ясау өчен жюри сайланды, аның составына Филсинә Сәгъдиева, Алинә Гыймадиева, Фәнил Мөхтәров, Рәшит Ногъманов, Гаптеләхмәт Котдүсов керде. Менә 43 урынга, номерлар язып, биркалар куелды. Жирәбәләр язылды. һәр балыкчы, тартмага салынган жирәбә кәгазен алып, үзенҗ чыккан номеры янына килеп басты. Жюри рәисе Рәшит Ногъманов балык тотар вакыт җитте, дигән боерык бирде. Кармаклар суга чумды. Җыелган халыкныҗ күзе кармакка эләккән, ялтырап торган балыкларда булды. Иң зур — 290 граммлы балык пенсионер Рөстәм Сәгъдиевкә эләккән. Иҗ күп — 830 грамм балык тотучы кеше Бөреледән килгән Артем Калинников булып чыкты. Иң аз — 11 грамм балык тотучы Ямаширмәдән Нурислам Хәбибуллин. 6-7 яшьлек иң яшь балыкчылар — Чыпчыктан Фидаиль Мөхтәров, Ямаширмәдән Алмаз Ногъманов һәм Рамир Әхмәтов. Болар өчесе дә куян белән бүләкләнделәр. Бәйрәмнең иганәчеләре — Гаптеләхмәт Котдүсов, Ринат Вәлиуллин, Азат Әхмәтов, Нияз Гарипов. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Халык уеннан, балаларның күңелен ачтырып, авыл кешеләрен бераз ял иттереп алган өчен Әхмәткә зур рәхмәтләр белдереп таралышты.

Илсур ӘХМӘТОВ, Ямаширмә авылы.

«Биектау хәбәрләре»

Яндекс.Метрика
...