Внимание!
Теперь в магазине, расположенном на территории страусиной фермы можно приобрети угощение для наших питомцев.

Наш instagram
Мы в tiktok

Как проехать?
Посмотреть схему проезда
Внимание
У нас заработала услуга трансфера до фермы и обратно. Стоимость обговоривается индивидуально по телефону +79172632639 Наиль

Агротуризм турында инде шактыйдан сөйлиләр. Күптән түгел Яшьләр эшләре, спорт министрлыгында да бу уңайдан сөйләшү уздырдылар. Агротуризм ничек булырга тиеш, дип гәп куертып алдылар. Шул чарада катнашкан, бу эш белән мавыгып киткән эшмәкәр белән без дә аралашып, аның эш-гамәлләре, фикерләре белән уртаклаштык.
37234Ямаширмәне туристлар авылы итеп күрә ул. Шушы уйлар белән янып йөрүче Габделәхмәт Котдусов бу җирлектә аграр туризм өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек дип исәпли. Биектау районына кергән бу сала башкалага 50 чакрым гына. Авыл, чыннан да, үзенчәлекле. Фермерлык хәрәкәте башлану белән хезмәт­тән курыкмаучы егетләр бу эшкә керешә. Бүген дистәләгән фермер бар. Колхоз системасы да сак­ланып калган. Татар рухы югалмаган, тарихны барлаучы музейлар эшләп тора. Авыл көн­нән-көн үсә, ел саен 4-5 йорт калкып чыга. Авыл туризмы өчен тагын бер яхшы ягы бар икән Яма­ширмәнең. Алар үз җирләрендә үскән ик­мәкне ашый. Бер фермер, ашлыкны чәчеп үстереп кенә калмыйча, аны эшкәртеп, икмәк итеп пешереп сата. Милли камыр ашларын турист буларак килү­челәр генә түгел, авыл ке­ше­ләре дә бик яратып ала. Татарның баш киеме булган түбәтәй, калфак тегү остасы да бар биредә.

Тик күл буенда йорт салып, мунча булдырып кына аны агротуризм дип атау дөрес түгел, дигән фикердә эшмәкәр. “Ми­нем­чә, чын татар авылының йөзен күрсәтергә кирәк. Моның өчен безнең кебек җырлап-гөрләп торган авыл кирәк. Әтәч кычкырмаган җирдә агротуризм була алмый. Авыл тулы канлы тормыш белән яшәгәндә генә, килгән кешегә күрсәтерлек мөмкинлекләр табыла”, – ди ул.

Туризм эшенә керешкәнче, Котдусов авыл хуҗалыгының шактый өлкәсендә үзен сынап караган. Фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүенә 23 ел. Ашлыгын да, яшелчәсен дә үстер­гән, үгезләр дә асрап караган, кәҗә фермасын да булдырган. Ахыр чиктә үзен агротуризмда тапкан. Бу өлкәгә тик торганнан гына килеп керми ул. Эзләнә, өйрәнә, фермерлык тәҗрибәсе дә ярап куя. Һәм аграр тармакта иң отышлы өлкә туризм дип нәтиҗә чыгара. Бу эшкә кереш­кәч, кредит алмаска булган. “100 сум акчам булса, кадак сатып алам. Күбрәк акча керсә, башка төзелеш материалын булдырам. 3 миллион сум кредит алып әллә нинди өйләр төзеп куйган булыр идем. Кредитсыз яшәргә карар кылдым. Булган акчага гына акрынлап эшләргә ният иттем”, – ди Габделәхмәт әфән­де.

Волгоград, Иваново, Түбән Новгород, Ижау һәм башка өлкәләрдән килгән туристлар “Татар тәвә кошы” туристлык үзәгендә булганда чын татар авылының ничек яшәве белән кызыксынганнар. “Татарстан турында еш ишеткәнебез бар. Авыл хуҗалыгы бетмәгән, дип сөйлиләр. Безнең менә шуларны үз күзләребез белән күрәсебез килде”, – дигәч, эшмәкәр ике­лән­мичә аларны авыл белән таныштырган. “Гаилә фермалары”на алып бардым. Мәчетне карадылар. Авылны әйләнеп чыктык, юлларда асфальт. Матбугатта язган сүзләр хак икән, диләр. Рәхмәтләрен белдереп китеп барды алар. Безнең авыл туризм өчен Аллаһы Тәгалә биргән урын, шөгыльлән генә”, – ди Габде­ләхмәт ага.

– Америка, Алманиядән ки­лүчеләр дә булды, – ди Котдусов. – Италиядән килгән туристлар, мәсәлән, сыер савып карады. Үзләренә бик кызык булды. Америкадан килүчеләр сәгать 6 тулганчы торып утыра иделәр. Авылның уянганын күзәтеп, көтү чыкканны карап калдылар. Көтү кайтканда сыерларның борыннары белән капка ачып ке­рүләрен күргәч, тәмам исләре кит­те. Ат белән бәрәңге утыртучылар, арасын эшкәртүчеләр бе­лән дә таныштылар. Чит ил­ләрдән килүчеләргә алар өчен ят, безнең өчен гадәти тормышыбыз кирәк. Алар экзотика эзләп килә. Син төзеп куйган матур йортны дөньяның теләсә кайсы почмагына барып күрә ала ул. Яшәешебезне чагылдырган йорт­лар салырга уйлап торам әле. Революциягә кадәр татар йорты ничек булган, аннан соң ничек? Бала вакытта сәкедә йоклау бар иде. Безнең ничек үскәнне башкалар да белсен. Менә шуларны яңартырга ниятлим. Читтән килүчеләр кара мунчаны да, агын да күрергә тиеш.

Аларның “Татар тәвә кошы” җәмгыяте ишегеннән кешенең өзелгәне юк. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 50ләп машина килә икән. Узган ел 2 меңләп кеше килгән. Быел апрель ае гына булса да, 500ләп кунак кабул ит­кәннәр. “Сезон әлегә башланмады. Экзотика эзләүчеләр җәй айларында күп була”, – ди эш­мәкәр. Клиентларны алар үзләре эзләп таба. Сайтларга реклама би­рәләр. Интернет чел­тәрендәге төрле клубларга бел­дерүләр урнаштыралар. “Сарафан телефоны” да бик яхшы эшли икән.

Котдусовларга килүчеләр кыш көннәрендә атка атланып йөри, таудан шуа. Җәй көн­нәрендә исә күлдә балык тоту, көймәдә йөзү белән мәшгуль. Килүчеләр өчен каен ботакларыннан төреп шалаш ясап куялар. Печән исен иснәп шәһәр халкы ял итә икән. Ишәккә атланып йөрүчеләр дә бар. Тәвә ко­шының да ике төре яши биредә, ташбакасы, куяны, кош-кортлар… Саный китсәң, күп алар. Таш арасында үскән кешеләр өчен авыл­ның гадәти тормышын мавыктыргыч итеп күрсәтергә тырыша­лар. Болар белән танышкан ке­шеләр, исләре китеп, уй-фи­кер­ләрен махсус дәфтәргә дә язып калдыра, рәсми сайтларына кереп, тәкъдимнәр дә калдыра.

– Татарстанда күп милләт яши. Удмурт, мари, рус, чуаш, керәшен татарлары авыллары бар. Аларның да мәдәниятләрен чагылдырган туристлык җәм­гыять­ләрен төзергә була. Ки­лүчеләргә татарлар арасында яшәгән башка халыкларның да тормыш-көнкүрешләре кызык булыр иде, – ди Габделәхмәт Котдусов.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 53, 11.04.2014/)

Оставить комментарий

Яндекс.Метрика
...